Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Барлыгы 90 елга хөкем иткәннәр…

«Адмирал»да янгын буенча гаепләнүчеләрне барлыгы 90 елга хөкем иттеләр.

Бүген Казанның Киров районы суды моннан дүрт ел элек «Адмирал» сәүдә үзәгендә чыкаан янгын буегча гаепләнгән 12 кешегә карата хөкем карары чыгарды.

«Заря» оешмасы хуҗасы һәм җитәкчесе Гусейн Гахрамановны суд 13 елга, аның әтисе Гюльгусейн Наджафовны 9,6 елга ирегеннән мәхрүм итте. «АС Менеджмент» Идраәче компаниясе җитәкчесе Роберт Хәйруллин 9 елга колониягә җибәреләчәк.

Гахрамановның урынбасары Николай Каекин 7 елга, суд приставлары Минзилә Сафина һәм аның җитәкчесе Жанна Алпарова 4,5 һәм 7 ел колониягә хөкем ителде. Татарстанның төзелеш өлкәсендә күзәтчелек инспекциясе белгече Галия Исаева 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

 

Эшчеләр Наил һәм Нияз Габдулхаевлар, Фердинанд Ульданов, Альберт Халиков, Фәнис Мөхәммәтханов 4,5 елдан 6,5 елга кадәр колониягә хөкем ителде.

“Адмирал” сәүдә үзәгендә фаҗига 2015 елның 11 мартында булды. Янгын аркасында 19 кешенең гомере өзелде, 61 кеше җәрәхәтләр алды. Җинаять эше буенча 703 кеше зыян күргән дип табылды, зыян күләме 1,5 млрд сумнан артып китә.

Фото: соцсети

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X