Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Баш ветеринария инспекторы: Кош гриппы таралу ике көн күзәтелми

Татарстанның алты районында кош гриппы теркәлгән иде һәм ике көн инде белгечләр вирус таралу факты күзәтелмәвен әйтә.

Татарстан белгечләре ике көн кош гриппының таралу факты күзәтелмәвен әйтә. Бу хакта бүген төбәкнең баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов җиткерде.

Кош гриппы белән зарарлану очраклары ачыкланганнан соң алты эпидемиологик контроль посты урнаштырылган. Аларның бишесе Чувашстан чигендә, тагын берсе Ульяновск өлкәсе чигендә.

Шул ук вакытта республика тоталь вакцинация аркасында сыерларда нодуляр дерматит буенча имин булмаган төбәкләр рәтенә кермәгән. Әлеге авыру буенча имин булмаган төбәкләргә Себердән тыш барлык төбәкләр керә. Ул кеше өчен авыруның куркыныч булмавын, ә андый малның сөтен кулланырга ярамавын әйтте. Бу шул ук вакытта бик зур икътисади зыян китерә.

Татарстан котыру авыруы буенча шулай ук тотрыклы имин төбәк санала. Әле ике ел элек кенә котыру авыруы буенча 327 очрак теркәлгән иде. Узган ел ике генә очрак булды, быел берәү теркәлгән.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев