Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бер сыерга – дүрт бозау!

Чүпрәле районының “Чын­лы” хуҗалыгындагы “Каенкай” кушаматлы сыер бөтен республикага танылды. Моңарчы сыерларның икешәр, өчәрне бозаулаганын ишеткән бар иде. Ә менә “Каенкай” рекорд куйды. Ул – өч үгез һәм бер тана китерде.

– Үзебез дә шаккаттык. Мо­ңарчы мондый хәл күргәнем юк иде. Иң мөһиме,  сыер үзен яхшы хис итә. Ул көненә 35 литр сөт бирә. Бозауларының иң олысы – 20, иң кечесе – 13 килограмм. Аллага шөкер, барысы да үзлә­рен яхшы хис итә, – ди хуҗалык­ның баш зоотехнигы Марат Рәимов. – Бу ясалма орлыкландыруга бәй­ле. Бездә хәзер бозаулар бары тик шул ысул белән генә туа. Орлык­ландыручы да дүрт бозау тусын дип эшләмәгән инде аны, бу сыер­ның организмыннан да тора. Эче артык зур түгел иде. Җитлегеп туган бер бозау­ның авырлыгы 35-40 килограмм була. Әнә шуңа да, сыерның эчендә берничә бозау дигән уй башка да килмәде. “Каенкай” нәселле сыер да түгел.

Болай да уңай эшләре белән гел телгә алынып торган Барис Гафуров җитәкләгән хуҗалык­тагы хәл­ләрне сораштырып, каян гына шалтыратмыйлар икән хәзер. Дүрт бозау күрергә те­ләүчеләр бер журналист халкы гына түгел, кызыксынучылар шактый, ди биредә эш­ләүчеләр.

– Бу сыер икенче тапкыр гына бозаулады әле. Аллаһы Тәгалә би­рергә теләгән, биргән инде. “Каен­кай”ны Лилия Рәи­мова дигән  ханым сава. Бозауларны ае­рым бү­леккә күчереп куйдык. Аларны караучылар, күз тиюдән куркып, төр­ле төстәге җепләр белән бизәп  куй­ганнар. Ә менә күп бозаулы сыер хакында онытканбыз әле. Аңа да күз  тия күрмә­сен, – ди баш зоотехник.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев