Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген Татарстан республикасының Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Теләче муниципаль районы халкы исеменнән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!

Татарстан республикасының чәчәк атуы, тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара  тынычлыкны саклау һәм ныгыту Сезнең исем белән бәйле. Халыкка һәм ватаныбызга тугрылыгыгыз, җитәкче зирәклеге һәм эшкә бирелгәнлек, күңел җылылыгы, тормыш тәҗрибәсе, сүзләрдә һәм гамәлләрдә тигезлек Сезгә Россия Федерациясе җитәкчелеге һәм халык тарафыннан ихтирам-хөрмәт китерде.

Бай тарихи мирасыбызны саклап, аны киләчәк буынга тапшыруда ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Һәр көнегез шатлыклы вакыйгаларга, сөенечле хәбәрләргә бай булсын!  Сезгә һәм якыннарыгызга шушы якты һәм шатлыклы көндә нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез!

Ихтирам белән, Теләче районы халкы.

#Шәймиев #МинтимерШәймиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев