Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бушлай дарулар кемнәргә бирелә

Беренче чиратта даруларны бушка Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби бурычын үтәгәндә яки авырулардан соң һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм хатыннары; Ленинградта блокада вакытында яшәүчеләр һәм саклаучылар; концлагерьларда балигъ булмаган яшьтә тоткын булучылар; башка дәүләтләрдә булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары; СССР һәм РФ геройлары ала.

Шулай ук ЧАЭС авариясендә зыян күргән яки башка атом-төш һәлакәтләре һәм сынаулар аркасында нурланыш авыруы алган затлар; Ерак Төньяктагы аз санлы халыклар даруларны бушка алу мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, шикәр авыруы белән авыручыларга да, инвалидлыгына карамастан, дарулар каралган. 

Тагын бер төркем – йөкле хатын-кызлар. Аларны тәэмин итү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә беркетелгән. Шуңа күрә бушлай бирелә торган дарулар исемлеге төрле төбәкләрдә аерылып тора.

Пенсионерлар түләүсез тәэмин итүгә дәгъва итә алмый, дип аңлатты юрист, әмма медицина күрсәткечләре буенча кирәкле дарулар сатып алу өчен аларга 50 процент ташлама каралган . Аны алу өчен пенсия минималь булырга тиеш.

Эшләвен дәвам иткән II төркем һәм III төркемдәге инвалидлар шулай ук дарулар бәясенең 50 процентын гына түләп ала ала.

Чыганак

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев