Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган

Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара.

Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак.  

Наркотикның нәрсә икәнлеген төгәлрәк ачыклап утик әле

"Наркотик" грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә. Наркотикларның төп төркемнәренә аңлатма биреп үтәм.

Опиатлар - мәктән ясалган матдәләр. Аларга морфин, кодеин һәм героин керә. Опиатларга кеше бик тиз күнегә. Беренче тапкыр куллангандагы эффектны алу өчен наркотиклар микъдарын 10 тапкыр арттырырга кирәк була. Наркотикка психик һәм физик бәйлелек барлыкка килә: ул эч авырту, буыннар сызлау, күзләрдән яшь агу, тын кысылу, хәлсезләнү кебек билгеләрдән тора.

Психостимуляторлар - амфетамин нигезендә үзәк нерв системасын стимуллаштыра. Бу төркемгә кокаин, эфидрин, мескани, марихуана, гашиш, киндер сумаласы керә. Әлеге матдәләр хисси активлыкны күтәрә, арыганны, йоклыйсы һәм ашыйсы килү тойгысын бетерә. Аларны даими кулланганда нерв системасы таушала, кеше хәлсезләнә, ул хәтта үз-үзенә кул салырга мөмкин.

Галлюциногеннар - кешенең психикасына тирән үзгәрешләр ясый, галлюцинация булдыра.

Йокы китерүче препаратлар беренче карашка зарарсыз дарулар дип кабул ителә. Ләкин алар да организмны даруларга күнектерә. Бигрәк тә барбитурат кислотасы куркыныч. Аны кабул итеп йоклау организмга ял бирми. Кеше хәлсезләнә, аның башы авырта, косасы килә. Бу халәт яңадан барбитурат кулланырга мәҗбүр итә. Әгәр ул булмаса, кешенең хәле нык авырая һәм анда белая горячка башлануы мөмкин.

Ингалянтлар исә организмга сулыш юллары аша кертелә. Кагыйдә буларак, алар белән яшүсмерләр мавыга. Бу матдәләргә җилем, бензин, ацетон һәм башкалар керә. Алар галлюциногеннар шикелле тәэсир итә. Әлеге матдәләр дә сәламәтлекне какшата, балаларның акылын зәгыйфьләндерә.

Наркотиклар афәткә илтә. Лэкин кайбер яшьләр, наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип уйлыйлар, тик бик нык ялгышалар. Наркотик эйфория 1-5 минут кына дәвам итә. Аннары кеше 2-3 сәгать дәвамында хәлсезләнеп кала, саташа яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Әйе, наркотик өч минутлык рәхәтлек кенә бирә. Ләкин бер айдан соң инде алардан башка яши алмый башлый.

Статистика расланганча, Россиядә наркоманнар уртача 13-15 яшьтә. Илдә берничә йөз мең рәсми теркәлгән яшүсмер наркоман бар. Ә чын саннар берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 8 елда 42 тапкыр артты.

Әйе, без зур тизлекләр гасырында яшибез. Шуңа күрә һәр кеше дә тормышка яраклаша алмый. Кешеләр стресслардан төрлечә кача: берәүләр кызыклы шөгыльләр белән мавыга - һәр мизгелнең кадерен белә, икенчеләре аракы эчә, наркотиклар кабул итә - гомерен бушка үткәрә. Балалар, аек булыгыз, берегез дә икенче юлны сайлый күрмәгез. Шуны онытмагыз: сез - гүзәл җиребезнең киләчәге. Сез генофонны сакларга бурычлы. Милләтнең байлыгы аның сәламәтлегендә.

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/26-iyun-narkotiklarga-karshyi-krsh-kne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев