Теләче Информ

Драматург Гафур Каюмовның ничек вафат булганы билгеле булды

Гафур Каюмов кичә Арчада фаҗигале төстә вафат булды.

Кичә драматург Гафур Каюмов Арча мәдәният йортының сәхнәсендә декорация куйганда егылып төшеп, алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды. Драматургның ничек вафат булганлыгы турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Арча мәдәният йортының директоры Айрат Нурьязанов хәбәр итте.

Айрат Нурьязанов сүзләренчә, бу хәл репетиция вакытында кичке сәгать алтынчы яртыда булган. “Репетиция бетеп кенә килә иде. Спектакль кичке сигезенче яртыда башланды. Гафур абый репетиция вакытында ни өчендер сәхнә артында торган баскычны декорацияләр тора торган бүлмәгә терәп куйган һәм шул баскыч буйлап бүлмәгә менмәкче булган. Менгәндә баскычтан таеп киткән дә, диварга терәлеп торган торбага егылган. Торба аның тәненә кергән. Шуннан соң Гафур абыйны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр. Кызганыч, ул операцияне күтәрә алмады”, - дип сөйләде Айрат Нурьязанов.

“Гафур абый мәдәният йортының баш режиссерына һәм куючысына бик ярдәм итеп йөрде, спектакльләрне әзерләгәндә үзенең киңәшләрен бирә иде. Кеше буларак, ул бик ачык булды. Аның турында бары уңай гына фикерләрем. Ул ярдәмчел, яхшы кеше булып истә калачак. Мәрхүмнең урыны оҗмаһта булсын”, - диде Айрат Нурьязанов.

Реклама

Гафур Каюмов бүген үзенең туган авылында – Арча районы Яңа Сәрдә авылында җирләнәчәк.

  • Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була.
  • Гафур Каюмов Арча мәдәният йортында музыкаль хезмәткәр булып 2017 елның 1 октябреннән эшләде.
  • Аның рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану», Шәрәфетдин — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Самоедов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Сәлимҗан — «Зөләйха», Хаим — «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.
  • 1980 елдан Г. Каюм пьсалар яза. Алар татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә куела. 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул язган пьесалар: «Мирас», «Һинд кызы», «Ач күзеңне, мин монда» һ.б.

Фото: kalebtatar.ru

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: