Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Думада армиягә барудан качып котылырга теләгән студентлар белән көрәшү ысулын тапканнар

Югары уку йортларын тәмамлаучылар, армиягә барудан качып котылу максатыннан уку йортларына керергә кызыкмасын өчен, үз белгечлекләре буенча берничә ел эшләргә тиеш.

Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Александр Толмачев билгеләп үткәнчә, мондый чаралар армиягә баруны кичектерү өчен китапханәдә яки музейда эшләү кебек белгечлекләр сайлаган яшьләрне иләк аша үткәрергә ярдәм итәчәк.

Ул шулай ук хәзерге вакытта хәрби хезмәткә барудан качу өчен югары уку йортына яки аспирантурага керү омтылышлары киң таралган, дип өстәде. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән кичектерүләрне чыннан да укырга һәм белгечлек буенча эшләргә теләүчеләр генә түгел, ә армиягә барудан качып калырга омтылучылар да куллана. Студентлар һәм аспирантларның уй-ниятләрен контрольдә тоту бик катлаулы, шуңа күрә белгечлек буенча күпмедер вакыт эшләүне мәҗбүр итеп куярга кирәк.

Тулырак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев