Ел ахырына кадәр инвалидларга 370 млн сумлык реабилитация чаралары биреләчәк
Быел 9 ай эчендә инвалидлар 15 млн техник реабилитация чарасы белән тәэмин ителгән.
Инвалидлар ел ахырына кадәр 370 млн сумлык техник реабилитация чаралары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтте.
“Быел 9 ай эчендә инвалидларга 15 млн реабилитация товары, шул исәптән 14 миллионга якын подгузник, 2700 коляска, 38 мең протезлау-ортопедия эшләнмәләре, 4 меңгә якын колак аппаратлары, таяклар бирелде”, - диде Рамил Гайзатуллин.
Подгузниклар белән 184 млн сумга 16 мең кеше, коляскалар белән 70 млн сумга 2 мең кеше, 345 млн сумлык протезлар һәм ортопедик аяк киемнәре белән 4 мең кеше тәэмин ителгән.
“Ел ахырына кадәр өстәмә килешүләр төзеләчәк һәм инвалидларга 370 млн сумлык реабилитация чаралары биреләчәк”, - диде Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе.
Рамил Гайзатуллин шифаханәгә юлламалар бирелүен әйтте. “Быел 9 ай эчендә фонд шифаханә-курорт оешмалары белән барлыгы 25 дәүләт килешүе төзеде. Аларның гомуми суммасы 150 миллионнан артык. Шул бәягә 5 меңнән артык юллама бирелде, ел ахырына кадәр тагын биреләчәк”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев