Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.

        "2020 елдан башлап дәүләт яки муниципаль хезмәтләрдән файдалану  өчен  шәхси счетның иминият номеры язылган кәгазь таныклыгы булу таләп ителми. Баланың шәхси лицевой счётының иминият номеры (СНИЛС) турындагы мәгълүматны ата-аналарга мобиль җайланмада  саклап калу һәм сораган җиргә  хәбәр итү дә җитә ", - дип ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин

          Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат әнисенең шәхси кабинетына килсен өчен, дәүләт хезмәтләре порталында  күрсәтелгән анкета мәгълүматларының Пенсия фондына ЗАГС органнарыннан кергән белешмәләр белән туры килүе шарт. Шуңа күрә хатын-кыз фамилиясен алмаштырган очракта әлеге мәгълүматларны порталда да яңартырга киңәш ителә. Югыйсә, баланың СНИЛСы ананың шәхси кабинетында чагылыш тапмаска мөмкин. Әни кеше дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узмаган  очракта, СНИЛСны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә  мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин,. Уллыкка бала алган гаиләләр өчен шулай ук СНИЛСны рәсмиләштерүнең элеккеге мөрәҗәгать итү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X