Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Эсселек аркасында Татарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда эсселек аркасында янә шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада температура +37 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Моннан тыш, бүген  Татарстанның көнбатышында урыны белән яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:

  • корыган үләннәр һәм чүп-чар, учаклар якмаска, урын өстендә тәмәке тартмаска, берничә куәтле электр приборын бер үк вакытта кулланып, электр челтәренә көчәнеш китермәскә;
  • өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма урнаштырырга;
  • эсседә авыр эш башкармаска; көчне саклап, ашыкмыйча гына хәрәкәт итәргә; мамыктан тегелгән ачык төстәге кием кияргә;
  • балаларны өйдә һәм су янында караучысыз калдырмаска; җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда су коенмаска, кисәк суга чуммаска. Температураның сикерүе тын кысылуга яки йөрәк тибеше тукталуга китерергә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев