Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

9 апрель көнне Әлмәт — Мөслим автоюлының 10 нчы чакрымында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. a

Беренчел мәгълүматлар буенча, 77 яшьлек Lada автомобиле йөртүчесе юл чатыннан тыш борылыш ясаганда Ситрак маркалы йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Бәрелешү аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның 77 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, тикшерү үткәрелә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә.

Тулырак: https://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев