Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Федерация Советында Яңа ел каникулларын киметү мөмкинлеген карыйлар

Дәүләт Думасында бәйрәм көннәренең зур өлешен чираттагы ялга кушарга тәкъдим итәләр.

Эш бирүчеләрнең, хезмәт коллективлары белән килештереп, Яңа ел каникулларының дәвамлылыгын үзләре билгеләү мөмкинлегенә ия булуы ихтимал. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Валерий Рязанский искәрткәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары гражданнарга Яңа ел каникулларының дәвамлылыгын үзләренә билгеләү хокукын бирергә тәкъдим итә. Ул бу идеяне чынбарлыктан шактый ерак тора дип саный. «Шәхсән мин үзем бу очракта предприятиеләр, шәһәр транспорты, коммуналь хуҗалыкның көйле эшләвен ничек оештырырга кирәклеген бик начар күзаллыйм», - дигән Рязанский.

Шул ук вакытта Федерация Советы әгъзасы, сәүдә челтәрләре тәҗрибәсенә таянып, Яңа елда эш режимының күмәк килешү кысаларында билгеләнү ихтималы турында искәрткән.

 

Үз чиратында, Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Синельщиков бәйрәм көннәренең зур өлешен чираттагы ялга кушарга тәкъдим иткән.

«Бәйрәмдә ике көн ял итү җитәр иде, мөгаен», - дигән ул. Аның фикеренчә, бу предприятие һәм оешмаларның нормаль эшләвенә ярдәм итәчәк.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X