Һава торышы үзгәрә
Атнаның икенче яртысында атмосфера фронты республикага яшенле яңгырлар алып киләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
18 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, җил көчәюе ихтимал. Төнлә +14..+19, көндез +24..+29 градус көтелә.
Җомга һәм шимбә, 19 һәм 20 июльдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, урыны белән кабат кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев