Иң мөһиме – ярату! Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм төрләре арта
Республикада яшәүче күп балалы гаиләләрне яхшы яңалык көтә. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган очракта, өстәмә пособие, дарулар алуга электрон сертификат һәм балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү. Әлеге яңалыклар 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп бала тәрбияләп үстергән әниләргә Казан Кремлендә “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырганда хәбәр итте.
Беренче яңалык: айлык пособие
Ул биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләргә кагыла. Айлык керемнәре җан башыннан исәпләгәндә яшәү минимумыннан кимрәк булса, гаиләнең һәр әгъзасына 2020 елның 1 гыйнварыннан ай саен өстәмә пособие түләнәчәк.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исәпләвенчә, пособиеның уртача күләме 4,6 мең сум булырга тиеш. Бүгенге көндә республикада бер кешегә айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 627 гаилә бар. Бу чаралар өчен республика бюджетыннан өстәмә 236 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.
Сүз уңаеннан, бүгенгә Татарстанда яшәү минимумы – 9 170 сум.
Икенче яңалык: бакча өчен түләүдән азат итү
Өч һәм тагын да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр дә ярдәмнән читтә калмый. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булса, сабыйларны балалар бакчасына йөрткән өчен акча түләмәячәкләр, алар аннан тулысынча азат ителә.
– 7 меңнән артык бала бакчага бушлай йөриячәк. Хәзер ул гаиләләр гомуми сумманың 50 процентын түли. Бу ярдәм күп балалы әниләргә сабыйларын иртәрәк бакчага тапшырып, тизрәк эшкә чыгу мөмкинлеге тудыра, – ди “Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашкан, “Бала-Сити” оешмасы җитәкчесе Альбина Насыйрова.
Моның өчен республика бюджетыннан 44,7 миллион сум өстәмә акча бүленә.
Өченче яңалык: даруларга электрон сертификат
Өч һәм тагын да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә, айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булса, балалары өч яшькә җиткәнче, ел саен даруларга 10 мең сумлык электрон сертификат бирү дә каралган. Бала үстергән кеше белә: сабыйлар кечкенә чакта бигрәк тә еш авырый һәм даруларга байтак акча китә. Сертификат һәр сумы санаулы гаилә бюджетындагы акчаны янга калдырачак. Әлеге ярдәмне 17631 бала алыр, Татарстан бюджетыннан еллык чыгым 176 миллион сум булыр дип исәпләнелә.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләр саны – 35 200 тирәсе. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге яңалыкны ишле гаиләләр хуплаячак һәм аның нәтиҗәсе дә яхшы булачак. Узган ел республика казнасыннан 77 миллиард сум акча шушы максатка, ягъни аналарны һәм балаларны кайгырту өчен бүлеп бирелгән.
– Бер-береңне ярату, хөрмәт итү, үзара аңлашу кебек гаилә кыйммәтләрен саклау, гаилә институтын тергезү кирәклеген бүген аеруча аңлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
“Киләчәк тә бүгенге кебек булсын!”
Күп балалы гаиләләрне башкалага чакырып олылау тантанасы Балаларны халыкара яклау көнендә оештырылды. Президент фикеренчә, Татарстанда иң дустанә, тату, нык, күпмилләтле гаиләләр яши. Быел ел башыннан 5283 яңа гаилә барлыкка килгән. Республикада гаиләгә икенче һәм өченче баласын алып кайтучылар байтак.
Президент кулыннан бүләк алучылар арасында Чаллыдан Ирина Аблукова да бар иде. Әлеге ихтирам казанган ананы 11 бала тәрбияләүче дип таныштырдылар. Гаиләнең төп туендыручысы Александр – сак хезмәтендә, озак еллар шәһәрдәге коррекцион мәктәп базасында балаларны кул эшләренә өйрәтү белән шөгыльләнгән. Әтиләреннән күреп, агач эшләнмәләр ясауга балалары да бик һәвәс икән. Уллары егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнен кечкенәдән белеп үсә. Хәер, ишле гаиләдә эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлеп тору юк, барысын да бергәләп эшлиләр: керен дә юалар, ашарга да пешерәләр. Олыраклар эне-сеңелләрен караша. Эштән бушаган арада бергәләп ял да итәләр.
– Олы кызыбызга – 24 яшь, кече улыбыз алты яшьтә генә әле. Без кадерле әти-әни генә түгел, әби-бабай булу бәхетен дә татыдык. Гаиләдә аңлашу булганда, барысына да ирешәсең, тормыштагы вак-төяк кыенлыклар онытыла ул, – ди Ирина ханым.
Кама Тамагы районындагы “Нармонка” агрофирмасының өченче филиалында эшләүче Алсу Җиһангированың да ул көнне бәхетле дә, дулкынландыргыч та мизгелләре иде. Аларның гаиләсендә биш бала үскән. Уллары Ранис мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, ата-анасын шатландырган. Тырыш егеткә Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамларга да күп калмаган, алтынчы курста белем ала икән. Төпчек уллары Раяз балалар бакчасына йөри.
Казаннан алты бала анасы Лилия Вәлиева, Чирмешән районыннан биш бала үстергән Лариса Трофимованы да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр бирделәр, рәхмәт әйттеләр. Кукмара районының Татар Тулбасы авылында яшәүче, авырлыклардан курыкмыйча, дүрт малайны, бер кызны дөньяга тудырган Зөлфия Миңнеханованың да сөенечле хис-тойгылары тышка чыккан иде.
– Кремльгә хәтле барасын белгәч, ничек барып керермен, ничек кабул итәрләр, дип кайгырдым. Бер дә куркасы түгел икән, бинасы бик матур, рәхәт, андагы хезмәткәрләр әллә кайчан белгән кеше кебек каршы алды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, күңелләребезне күреп, җылы сүзләр әйтте. Районыбызның социаль яклау хезмәткәрләре, транспорт ягын кайгыртып, Казанга алып баруны оештырды, барысына да рәхмәт, – ди Зөлфия Миңнеханова.
Бәйрәм була да бетә. Ишле гаилә башка көннәрдә ничек яши, акча җиткерә аламы, авыр түгелме?
– Бөтенесен акчага гына кайтарып калдыру дөрес түгел, – ди Зөлфия. – Акча күп булса да бетә, аз булса да җитә, дип әйтәләр бит әле. Ирем – ышанычлы кеше, балаларым әйбәт. Улларым кызларга алыштыргысыз, бөтен эшемә булышалар, кызымда – егетләр холкы, бернәрсәдән куркып тормый. Беренче баладан соң берничә ел тапмый тордым да, аннары бер-бер артлы китте... Пособие алып торабыз, ана капиталына районнан бүлмә, трактор алдык. Җир кишәрлеге дә бирделәр. Балалар үскәч, аны ничек кулланырга икәнне үзләре карар. Бүгенгебез начар түгел, киләчәгебез дә шулай булсын!
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев