5 июнь 2019 яңалыклары
-
Абрикослы пирог
Пирог өчен: 120 г май, 40 мл сөт, 3 йомырка, 165 г шикәр комы, 1,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч, абрикослар, 150 г он.
-
Иң мөһиме – ярату! Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм төрләре арта
Республикада яшәүче күп балалы гаиләләрне яхшы яңалык көтә. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган очракта, өстәмә пособие, дарулар алуга электрон сертификат һәм балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү. Әлеге яңалыклар 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп бала тәрбияләп үстергән әниләргә Казан Кремлендә “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырганда хәбәр итте.
-
Балалар лагерендә 15 яшьлек үсмер һәлак булган. Аның өстенә флагшток ауган
Башкортстан прокуратурасы Бөре районындагы "Чайка" балалар лагерендә үсмер үлемен тикшерә. Беренче мәгълүматларга караганда, 3 июньдә 8нче сыйныфта укучы 15 яшьлек егет өстенә байрак эленә торган торба ауган
-
Татарстанда җирләрне гидромелиорацияләүгә 185 миллион сум юнәлдереләчәк
"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында 2020 елда мелиорацияләнгән җирләрнең мәйданы ике тапкырга артып, 1 мең гектарга җитәчәк.
-
“Хәзрәт һәм егетләр белән сөйләштек тә кисәргә булдык”. Зираттагы агач кемгә комачау итә?
Мамадыш районының Ишки авылыннан: “Авыл советы башлыгы Рифат Хафизов әби-бабаларыгызның, әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның каберләрендәге агачларын кистереп, утын итеп саткан”, – дигән хәбәр килгәч, аяз көнне яшен cуккан кебек булды. Ушыма килә алмыйча, кабат-кабат: “Ничек инде кискәннәр? Ничек инде сатканнар?” – дип сорадым.
-
Бари Алибасов торба чистартучы сыекча эчеп, реанимациягә эләккән
Продюсер Бари Алибасов авыр хәлдә Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимациясендә ята. Табиплар аның хәлен авыр дип бәяли.
-
Казанда юлдан баручы бер машинага ут капкан
Гадәттән тыш хәл кичә кич белән юлда машиналар күп вакытта булган.