Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Янгында ике бала һәм бер олы кеше һәлак булган

Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ике катлы йортның икенче каты янган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган. Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган.

Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев