Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Ярдәм янәшә!” иҗтимагый оешмасы 23 февральгә багышланган “Солдатка хат” акциясендә катнашырга чакыра

“Ярдәм янәшә!” республика иҗтимагый оешмасы 23 февральгә багышланган “Солдатка хат” акциясен игълан иткән. Татарстанда яшәүче теләсә кем махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга хат язып салырга мөмкин, дигән сүз бу.

— Без, шул исәптән хәрби махсус операция зонасында хезмәт итүче Татарстан егетләренә, даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрәбез. Аларның һәркайсында хатлар да була. Өйләреннән ерактагы ир-егетләргә йөрәктән чыккан җылы сүзләр бик кирәк, – ди “Ярдәм янәшә!” республика иҗтимагый хәрәкәте координаторы Тимур Сафин.

Бер айдан 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне җитә. Хәтта исемсез хатлар да үзләренең гражданлык бурычын үтәүче ир-егетләр өчен әйбәт кенә бүләккә әйләнергә мөмкин, дигән фикердә акцияне оештыручылар.

Хатларда хәрбиләрне бәйрәм белән котлап, теләктәшлек сүзләре язарга, өйләреннән сәламнәр юлларга мөмкин. Хат янына рәсем ясап салырга да була. Өйләренә әйләнеп кайткан хәрбиләр әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында теләсә нинди хат бик кадерле була, күңелне җылыта, көч-куәт өсти, кәефне күтәрә.

Акцияне оештыручылар зурларны да, балаларны да хат язарга, рәсем ясарга чакыра. Аны гаилә белән яки дуслар белән күмәкләшеп тә язарга мөмкин. Хатларны гуманитар ярдәм кабул итү пунктына алып киләсе. Бүгенгә Татарстанда 84 шундый нокта эшләп килә. Барысының да адреслары “Ярдәм янәшә!” республика иҗтимагый оешмасы сайтында (ярдям.рф) “Ничек ярдәм итәргә?” (“Как помочь”) бүлегендә күрсәтелгән.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103084/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X