Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшь укытучылар өчен мөһим яңалык. Хезмәт хаклары да арта!

Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Татарстанда педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Өстәмә акчага хокукы булган педагогларның яшен 30дан 35 яшькә кадәр күтәрделәр, шулай ук акчаның күләме дә арттырылды, диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.

Өстәмә акчаның күләме 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр артты.

Искәртеп узабыз, педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү педагогик вазифада беренче өч ел өзлексез эшләү дәвамында эшкә урнашкан көннән билгеләнә. Түләүне билгеләү, туктату, озайту турындагы карар оешма боерыгы белән раслана.

Чыганак: Татар-информ        Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев