Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

Май ае башыннан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибарлы булыгыз!

Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. 

Казанда 4 майда иртәнге намаз 00:10 сәгатьтә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4 майда Казанда ястү намазы – 20:58 сәгатьтә, 5 майда – 21:00 сәгатьтә, 6 майда – 21:02 сәгатьтә. Казанда 5 майда иртәнге намаз – 01:51дә, 6 майда – 01:49да.

 

Игътибарлы булыгыз һәм намаз вакытларын күзәтеп барыгыз, дип кисәтә Татарстан Диния нәзарәте сайты.

 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/igietibar-namaz-vakytlary-uzgara-1745417322

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев