Теләче Информ

Көрәшчеләр рейтингына төзәтмәләр кертелде!

Татарстанның көрәш федерациясе узган елның иң яхшы көрәшчеләр рейтингына төзәтмәләр кертте. Ике позициядә нәтиҗәләр дөрес исәпләнмәгән.

Көрәшчеләр рейтингы алты ярыш нәтиҗәләре буенча билгеләнә: Муса Җәлил, Данил Галиев турнирлары, Татарстан, Россия, дөнья чемпионатлары һәм Федерация Кубогына узган бәйге нәтиҗәләре буенча.

Шулай итеп, көрәшчеләр рейтингының беренче урынында Ренас Кәлимуллин урнашкан (52 очко). Икенче урында - Радик Сәлахов (42 очко). Өченче урында - Раил Салахутдинов (36 очко). Беренче унлыкка шулай ук Илназ Минмуллин, Муса Галләмов, Рафаэль Кәлимуллин, Ислам Фәлахов, Илнар Галимов, Раббани Нургалиев һәм Раил Нургалиев кергән.

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/

Фото: интернеттан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: