Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Илшат Әминов: Фото төшергән һәркем фотожурналистиканың нигезен белергә тиеш

ТНВ генераль директоры әйтүенчә, видеоблогерлар сыйфатлы фото һәм видео төшерә белергә тиеш.

Фото төшергән һәркем фотожурналистиканың нигезен белергә тиеш. Бу хакта “Алтын каләм” фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белдерде.

“Бу залда утыручы һәр кеше фотоаппарат кулланып, фото ясый ала. Ләкин фото төшерер алдыннан, фотожурналистиканың нигезен белү кирәк. Кадр матур чыксын өчен, камераны дөрес итеп куллана белергә кирәк. Гаджет кулланучылар профессиональ кадрлар ясарга тырышырга тиеш”, - дип сөйләде ул.

Фотодан тыш, "Ютуб" каналында төрле видеоканаллар да популярлык казана. Әлеге каналларда да рәсем сыйфаты, тавыш, бирелеш сыйфатлы булырга тиеш. 

 

Илшат Әминов “Вдудь” программасын мисалга китерде. “Дудьның мин журналист буларак трансформациясен карап бардым. Башта ул сүгенә иде. Шуның белән караучыларны җәлеп итте. Аннары Колымага барды да, Сталин лагерьләре хакында сыйфатлы материал эшләде. Менә бу профессиональ журналистика”, - дип сөйләде Илшат Әминов.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский да Илшат Әминов сүзенә кушылды. “Сыйфатсыз видеоблогларны бүген кем карый? Ютуб каналындагы кайбер хәзерге заман медиалар тавыш, рәсем, бирелеш ягыннан профессиональ ТВдан бер дә начар эшләмиләр”, - дип фикерен белдерде ул.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев