Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим кертелде
Ул 14 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бу чорда учак ягу, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территориясендәге мангалларда ризык әзерләү тыела.
Әлеге чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев