Кайбер россиялеләрнең пенсияләре 1 майдан артачак
1 майдан I группалы инвалидлык һәм 80 яшьлек пенсионерларга теркәлгән түләүләрне икеләтә арттырачаклар, дип хәбәр итте Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Прайм»агентлыгы белән әңгәмәдә.
Яңа кагыйдәләр инвалидлык алган яки 2024 елның апрелендә юбилеен билгеләп үткән кешеләргә кагылачак.
«Бу категорияләр өчен 1 майдан түләүнең беркетелгән өлеше артачак. Хәзер ул 8 907,70 сум тәшкил итә, ә соңыннан ике тапкырга артачак», — дип сөйләде Бессараб.
Аның сүзләренчә, мондый матди ярдәм өлкәннәр һәм инвалидлар өчен аеруча мөһим, алар дәвалануга һәм тернәкләндерү чараларына шактый чыгымнар тоталар. Эксперт шулай ук түләүләрне арттыру өчен өстәмә документлар тапшырырга яки дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячагын ассызыклады.
Тулырак: https://shahrikazan.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев