Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Камилә Вәлиева - Европа чемпионы!

Эстониядә узган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Камилә Вәлиева беренче урынга лаек булды.

Ирекле программада өчле аксельдән һәм дүрт тапкыр әйләнеп сикергәндә егылса да, бу ялгышулар аңа чемпион булырга комачауламады. Кыска һәм ирекле программа өчен ул 259.06 баллга ия булды. 

Яңа ел алдыннан якташыбыз Россия чемпионы исемен алган иде. Бүген ул Европа чемпионы титулына да ия булды. Ә алда Олимпиада ярышлары. Чемпион исемен алырга бөтен мөмкинлекләре дә бар. Техник яктан да, артистизм ягыннан да аңа тиңнәр юк.  
Камиләгә уңышлар телибез! 

Олимпиада уеннары 4-20 февральдә  Пекинда узачак.

 

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kamil-vlieva-evropa-chempiony-alda-olimpiada
Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев