Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Каникуллардан соң авыручылар саны артыр дигән куркыныч бар

Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган.

Аларның 28е хастаханәгә салынган, 63е – өйдә дәвалана. Бүгенге көндә республика буенча барлыгы 43261 кеше коронавирус белән авырган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Коронавирус йоктыру очраклары кими башлады дигән идек. Чынлап та, декабрь аенда әлеге чир белән авыру очраклары 40 процентка кимеде. Әмма быел бу сан 10 процентны гына тәшкил итә. Мөгаен, бу Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның ялга китүе һәм күпләрнең өй шартларында дәвалануы белән бәйледер. Шуңа күрә каникуллардан соң табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны артыр дигән куркыныч бар”, - диде Любовь Авдонина. Любовь Авдонина авыруның беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев