Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан мәктәбендә кораллы укучы белән булган хәлдән соң җинаять эше кузгатылган

17 яшьлек өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, рус теле кабинетында 12 укучыны тота.

Казан гимназиясендә кораллы укучы белән булган гадәттән тыш хәлдән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге факт буенча законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр әлеге хәлне өйрәнә, тикшерү кысаларында мәктәп администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Учреждениедә куркынычсызлык тәэмин ителмәгән», – дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында.

 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казанның 7нче гимназиясендә өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, 12 укучыны сыйныфта тота. Укучы дәрес башлангач, рус теле кабинетына кергән, укытучы өстәле артына утырган һәм корал алган. 17 яшьлек егетне бер сәгатьтән азрак вакыт эчендә тоткарлыйлар. Нәтиҗәдә, берәү дә зыян күрмәгән.

Фото: https://pixabay.com | Wokandapix

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X