Казан Сабан туе — 2026
Быел Казан шәһәрендә Сабантуй 20 июньдә өч мәйданчыкта — Мирный поселогының каенлыгында, Аккош күле урман массивында һәм Дәрвишләр поселогының каенлыгында узачак.
19 июньдә 17:00 сәгатьтән Казан ипподромы территориясендә Сабантуй ат чабышлары башлана. Кунакларны татар эстрадасы йолдызлары (Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыхов, Әлфинә Әзһәмова, Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music иҗади дуэты) катнашындагы бай программа, кызыклы ат чабышлары һәм бөтен гаилә өчен күп кенә күңел ачулар көтә.
Бу көнне җайдаклар арасында 13 бүләк уйнатылачак, алар арасында: «Сабантуй — 2026» призы, «ТР Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе» призы, Татарстан Республикасы икмәк үстерүчеләре хөрмәтенә приз һәм башкалар бар.
Балалар өчен бушлай мастер-класслар, атларда һәм пониларда атыну, тракторларда узышу, аквагрим һәм бүләкләр белән милли конкурслар кертелгән зур күңел ачу программасы әзерләнгән. Тематик мастер-класслар, понициклларда чабышу һәм балалар сабантуе бәйрәмне тагын да ачык итеп күрсәтәчәк.
Өлкәннәр өчен һөнәрчеләр ярминкәсе җәелдереләчәк, анда осталар эксклюзив бизәнү әйберләрен, өй өчен декорлар, күн һәм агачтан ясалган модалы эшләнмәләрне, шулай ук оригиналь сувенирларны тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, биредә фермер продукциясе ярминкәсе, фудкорт (ашау-эчү) зонасы һәм тематик фотозоналар эшләячәк.
Милли киемдә яисә милли кием элементы белән килгән барлык кунакларга бушлай туңдырма биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев