Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан университеты профессоры шәһәр халкын чираттагы циклон турында кисәтте

Соңгы өч көн эчендә Татарстан башкаласында 15 миллиметрга якын, ягъни айлык норманың өчтән бере күләмендә кар яуды. Бу республикага себердән килгән зур циклон белән бәйле.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Гыйнвар аенда Казанда якынча 48 мм кар яуды, бу бер айлык норма дигән сүз. Кар катламының биеклеге Казан федераль университеты метеостанциясендә бүгенгә 45 см. Ай әле бетмәде, аның нәтиҗәләре буенча явым-төшем нормасы атып китәчәк. Хәзер безгә Атлантикадан чираттагы циклон килә. Анысында кар азрак булса да, явым-төшемнәр барыбер явачак», — диде ул.

Чыганак: ватаным татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев