Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан үзәгендә ике кешегә утлы коралдан аткан Ринат Раимҗановны тоткарладылар

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу вакыт эчендә әлеге ир-ат яллап торган берничә фатирны алмаштырырга өлгергән.

Яңа ел алдыннан Казанда ике ир-атка утлы коралдан аткан Ринат Раимҗановны тоткарлаган вакытта төшерелгән видео чыкты. Аны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына куйдылар.

  • «Татар-информ» агентлыгы кичә кич Казанның «Салават күпере» микрорайонында яллап торган фатирында 55 яшьлек Ринат Раимҗанов тоткарлану турында хәбәр иткән иде. Ул ярты елга якын яллап торган фатирларын алмаштырып йөреп, тикшерүдән качып йөрде. Полицейскийлар ир-аттан наркотиклар һәм корал алган.

Узган елның декабрь ахырында Островский һәм Университет урамнары чатында ломбард хуҗасына һәм аның дустына шушы табылган коралдан аткан булырга мөмкин. Ул вакытта зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр иде, әмма яралы ир-атның берсе алган җәрәхәтеннән үлде.

 

Җинаять кылучы качкан һәм эзләү игълан ителгән иде. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгатты.

 

 
 

Фото: кадр из видео

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев