Казанда 20 июньдә «Ак Барс Арена» янындагы юлларны ябачаклар
Казанда 20 июньдә «Ак Барс Арена» стадионы районында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Сәбәбе - масштаблы концерт узу. Шәһәр администрациясендә хәбәр итүләренчә, кирәк булганда ябулар иртәнге алтыдан башланачак һәм 23:59 га кадәр дәвам итәчәк.
Чикләүләр астына стадион янындагы урамнар гына түгел, ә якындагы берничә эре магистраль дә эләгәчәк. Машина йөртүчеләрне алдан ук маршрутларны планлаштырырга һәм хәрәкәтне оештырудагы үзгәрешләрне исәпкә алырга сорыйлар.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев