Теләче Информ

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан

Вакыйга урыннан кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетта урнаштырды.

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан. Вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Татарстан башкаласында берничә сәгать элек көчле яңгыр яуды. Шул сәбәпле шәһәр үзәгендәге җәяүлеләр урамын су баскан.

 

 Кадрларда күренгәнчә, кешеләр “Кольцо” сәүдә үзәге баскычларына басып, эскәмияләргә менеп судан саклана. Кайбер җәяүлеләрнең тездән су ерып урам аркылы чыкканы күренә.

Фото: Скриншот

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: