Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда саммит уңаеннан иминлек чаралары көчәйтелә

Россия – АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны уздыру чорында Татарстан башкаласында оештыру-бүлү документлары расланган, көчләр һәм чаралар исәпләнгән. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Саммитның төп мәйданчыклары - Камал исемендәге театр һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге. Анда 17-18 июньдә эшлекле чаралар узачак. Өстәмә мәдәни һәм эшлекле программа Уникаль осталык үзәгендә һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта үтәр дип көтелә.

Казанга барлыгы 14 делегация, шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре һәм Беларусь Республикасы Президенты килә. Кунакларны халыкара аэропортта һәм тимер юл вокзалында каршы алачаклар. Алар өчен 30 кунакханә әзерләнгән, шуларның 10сы - рәсми делегацияләр һәм беренче затлар өчен.

Моннан тыш, 20 июньдә Казанда өч мәйданчыкта Сабан туе узачак.

Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, авиарейслар һәм поездлар расписаниесе үзгәрми, әмма аэропортка кадәр аэроэкспресс рейслары саны арттырылган.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев