Ут белән сак булыгыз - ватык электр җылыткыч аркасында шәхси йортта янгын чыккан
Казанда ватык электр җылыткыч аркасында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итә
Янгын сүндерүчеләр ачык ялкынны тиз арада сүндергән. Урында алар йортның 56 яшьлек хуҗасын тапкан. Ир-атның 1 процент тәне пешкән, ул госпитализациядән баш тарткан.
Якынча версия нигезендә, янгын электр җиһазлары тиешенчә эшләмәү сәбәпле килеп чыккан булу ихтимал – бу ватык җылыткыч булырга мөмкин. Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе тикшерүчесе тәмәке тартканда саксызлык версиясен дә карый.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев