Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә
Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.
Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасындагы мемориалга Керчьта теракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр куя һәм шәмнәр яндыра башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нигездә бирегә Керчьтагы фаҗигага битараф кала алмаган студентлар килгән. Алар фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.
- Бүген Керчь политехника көллиятендә кулдан ясалган җайланма шартлаган. Керчь Бердәм кизү-диспетчер хезмәте мәгълүматлары буенча 19 кеше һәлак булган. 52 кешене хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе яшүсмерләр.
Россия Тикшерү комитеты “Террорчылык акты” маддәсе буенча ачкан җинаять эшен “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев