Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казандагы 45 фатирга түбәне алыштырган вакытта яуган яңгырлар зыян китергән

Фатир хуҗаларына килгән зыянны подрядчы белән килешү нәтиҗәләре яки суд карары буенча түләячәкләр.

Казандагы 45 фатирда яшәүчеләр йорт түбәләрен алыштырган вакытта яуган яңгырлардан зыян күргән. Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Кызганыч ки, ремонт вакытында кыенлыклар да килеп туды. Әйтик, күпфатирлы йортларның түбәсен алыштырган вакытта коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Сабан урамы, 3нче йорттагы – 40, Рихард Зорге урамы, 93а йортындагы биш фатирны су басты», - диде докладчы.

Әлеге фатирларны технологияне бозу һәм подрядчы тарафыннан ялланган хезмәткәрләр җитәрлек санда булмау сәбәпле су баскан. Генераль подрядчы, җитешсезлекне төзәтү өчен, өстәмә субподрядчылар җәлеп иткән.

Компенсация турындагы карар бәйсез бәяләмә үткәрелгәннән соң кабул ителәчәк, дип искәртте Анисимов. Фатир хуҗаларына килгән зыянны подрядчы белән килешү нәтиҗәләре яки суд карары буенча түләячәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Казанның күпфатирлы йортларында капиталь ремонт кызу темплар белән бара – ул 73 процентка төгәлләнгән инде.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев