Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Халык артисты Римма Ибраһимова Тямаев турында үз фикерен әйтте

Җыр кайчан үзәккә үтеп керә? Халык кабул итсен өчен җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Заманча җырчыларны кайда тәрбиялиләр? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраһимова белән сөйләштек.

– Заман башка, дибез, хәзерге эстрадада моңга урын бармы?   – Моң дигәндә нәрсәне күз уңында тотасың бит. Күпләр аны мелизм белән бәйли. Алай гына түгел. Бөтен нечкәлекләрен аңлап, шул ук вакытта заман яңалыкларын да кулланган талантлы җырчылар бар бездә. Җырчылар бар, ә менә заманча җырларга кытлык, миңа калса. Хәзер җырчылар үзләре яза, диярсез. Алай ерак китеп булмый шул. Мин дә җыр яза алам, ләкин һәр эшнең профессионаллары булырга тиеш. Җырчы – үз урынында, композиторлар – үз урынында. Нәкъ менә композиторларны әзерләргә кирәк безгә. Консерваториядә композиция бүлеге калдымы икән инде…   – Бәлки хәзер дә сезнең чордагы кебек Мәскәүгә җибәреп укытыргадыр җырчыларны?   – Казан консерваториясе бер дигән җырчылар әзерләп чыгара, мин каядыр җибәреп укытуны файдалы булыр дип әйтмәс идем. Һәрхәлдә, Мәскәүдә татар моңын, безнең мелизмнарны яшь башкаручылар күңеленә салырлар дип уйламыйм.   – Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Югары уку йортын тәмамлаган затлы, зыялы яшьләр, мәсәлән, унар көн тулы залга концерт куя алмыйлар. Аларга халык килми.   – Мин үзем дә, әйтик, Фирдүс Тямаев  кай ягы белән халыкны җәлеп итә икән дип кызыксынып, концертына бардым һәм җавабын таптым да кебек. Безнең профессиональ белемле җырчыларыбыз җырны рәсми рәвештә, бөтен шартын туры китереп җырлый, ләкин күбесенә халыкка якынаю җитми. Менә Әлфия апага (Авзалова. – Ред.) халык атлыгып тора иде. Ник дигәндә, аны үзенеке, үз ише дип кабул иттеләр. Фирдүс әнә шуны аңлый. Аның энергетикасы да көчле, үзенең халыкныкы булуын да аңлатты. Дөрес, ул үзе дә җырчы түгеллеген таный, әмма халыкның үзәгенә үтә белә. Ул җырламый, җырны сөйләп бирә. Аңа ияреп, халык сикереп тора, кушылып бии, әйдәгез, дисә, ияреп тә китәрләр иде, мөгаен. Илсөя дә (Бәдретдинова. – Ред.) шундый. Аларның үз йөзе, үз җыры, үз алымнары бар. Бу сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү – шулай ук талант.   Элек Илһам Шакиров эһ тә итмичә ун концерт җыя ала иде. Андый шәхес җыр сәнгатендә гомумән юк, булмас та инде. Һич арттырусыз, Илһам абыйны җырда – Тукай дип әйтеп була. Халыкка да якын, җитәкчелеккә дә «син» дип дәшә. Олысын да, кечесен дә игътибар үзәгендә тота. Аңарда сез кем дә мин кем дигән масаю да юк иде. Бер кызык хәлне дә искә алыйм әле. Концертларның берсендә бер ир кул күтәрде дә: «Хатыным рус милләтеннән иде, аның өчен бер русча җыр җырлагыз әле», – диде. Илһам абый: «Русча җырны өеңдә үзең җырларсың инде», – дип җавап кайтарды. Аңардан башка русча җыр сораучы булмады кебек.   Бу көннәрдә Илһам абый, Әлфия апаларның туган көннәре булды. Без, өлкән буын кешеләре, зиратка барып, догалар кылдык, олугларыбызны искә алдык. Яшь башкаручыларны да шушындый чараларга җәлеп итәсе иде. Алайса без аларны, үткәннәрне белмиләр, дип тиргибез генә, тәрбияләү турында уйламыйбыз.

 Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=35683
Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев