Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Хәзер китереп бирәләр, барып аласы да юк: маркетплейс аша үз товарларын сатучылар саны арткан

Чиратсыз, тиз һәм уңайлы! Соңгы арада тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелеп барган маркетплейслар нәкъ менә шул сыйфатлары белән алдыра. Һаман да шул кулдан төшмәгән телефон аша җаның теләгән әйберне заказ бирәсең дә, вәссәлам! Бәяләрне чагыштырырга, үзеңә кирәкле әйберне шактый зур ташлама белән дә алырга мөмкин биредә. Өстәвенә кибетләрдәге кебек су буе чират та торасы юк!

Йортыбызның беренче катында урнашкан интернет-кибетнең товар тапшыру пунктыннан кеше өзелми. «Соңгы арада ялкаулыкка чыктым. Кирәк әйберне телефон аша гына заказ бирәм дә товарны шушында төшәм дә алам. Йорт кирәк-яракларын, кер юу порошокларын да биредән генә алам. Көнкүреш техникасы да алып караган бар. Гадәти кибеткә азык-төлек алырга гына йөрибез хәзер», – ди Лилия. Быел беренче сыйныфка укырга керүче кызларына мәктәп кирәк-яракларының бер өлешен дә интернет-кибеттән алган алар. «Кибет бәяләре белән чагыштырып караган идем, 5 мең сум чамасы акчаны янга калдырганбыз икән», – ди күршем.

Ил күләмендә шул рәвешле акчаны янга калдырып яшәүчеләр шактый. Anketolog.ru порталы уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, соңгы өч айда Россия халкының 59 проценты өс киеме, аяк киеме белән вак-төяк аксессуарларны нәкъ менә маркетплейс аша сатып алган. Биредә косметика (46 процент), көнкүреш химиясе (37 процент), көнкүреш техникасы (30 процент) алучылар да шактый.

Соңгы бер елда Россиядә үз товарын маркетплейс аша сатучылар саны да ике тапкыр арткан. Татарстанда, әйтик, ярты ел эчендә маркетплейс аша сату итүчеләр саны 37 процентка арткан. Шул рәвешле республикада үз товарын шушы юл белән сатучылар саны 31,5 меңгә җитә. Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә караганда, интернет-киңлеккә чыккан эшмәкәрләр саны буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылар рәтенә баскан.

«Бүген аларның күбесе Ozon, Wildberries, KazanExpress кебек танылган маркетплейсларда сату итә. Бездә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Казанда гына да 435 товар кабул итү пункты, бер меңләп товар бирү пункты эшли. Инфраструктура яхшыру сәбәпле, товарларны кайтару вакыты да кыскарды. Әйтик, 2020 елда маркетплейс аша заказ бирелгән товарны биш көн көтәсе булса, хәзер ул өч көн дигәндә килеп җитә», – ди Илдар Шакиров.

Сүз уңаеннан, Татарстан Икътисад министрлыгы һәм министрлык карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге илнең әйдәп баручы маркетплейсларына чыгуга һәм эшләүгә багышланган «Идеядән сатуга кадәр» исемле онлайн форумнар сериясен дәвам иттерә. Икенче форум-марафон Ozon маркетплейсы белән эшләүгә багышланачак. Ул 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр узачак. Ике атна дәвамында анда катнашучылар сәүдә мәйданчыгында эшләүнең нечкәлекләрен өйрәнәчәк. Марафонда катнашу өчен +7 (843) 524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Маркетплейс аша товар сатып алганда ничек алданмаска? Россия сыйфат системасы идарәсе (Роскачество) белгечләре түбәндәге киңәшләргә колак салырга өнди.

Түбән бәягә кызыкмагыз. Бер үк товарга булган бәяне берничә мәйданчыкка кереп тикшерегез. Аның хакы дистрибьютер куйган бәядән артык аерылырга тиеш түгел.

Кайтавазларны укыгыз. Маркетплейстан әйбер сатып алыр алдыннан иң элек бу товар турындагы кайтавазларны укыгыз. Алар товарның сыйфатына күзләрне ачып кына калмыйча, сатучының биредәге рейтингын да арттыра. Рейтингы зур булган сатучыдан товарны тыныч күңел белән сатып алырга мөмкин.

Урында ук тикшер. Товарны алганда ук тикшереп карарга онытмагыз. Маркетплейстан заказ биреп кайтарылган товарның йомарланган, ертылган, кителгән җирләре булмаска тиеш. Өсте-өстенә ябыштырылган этикеткалы товар да шик уята. Аның инде бер тапкыр ачып ябылган булуы ихтимал.

Товар өчен алдан түгелкулга алгач кына исәпхисап ясарга тырышыгызТоварны кире кайтарырга туры килсә, мәшәкате азрак булачак.

Кырыкалдарлар кулланган алымнардан хәбәрдар булыгыз. Еш кына алар маркетплейска фәлән әйбер сатуы турында игълан урнаштыра да кеше шуны алырга теләвен белдергәч, бу товарның әлегә беткәнлеген, әмма аны зур ташлама белән икенче базадан алып җибәрә алуларын хәбәр итә. Моның өчен кешенең телефон номерын сорап, картасындагы бөтен акчасын салдырып та алалар. Шуңа күрә маркетплейстан әйбер сатып алганда, сатучы белән шушы интернет-мәйданчыкта гына аралашырга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89030/

Фото:интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X