Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Коронавирусның «омикрон» штаммы кемнәргә куркыныч түгел

Коронавирусның «омикрон» штаммы иммунитеты көчле респиратор авыруларга бирешми торган кешеләр өчен куркыныч түгел, Бу хакта «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников белдерде, дип яза РИА Новости.

Табиб белдергәнчә, халыкның 60-70 проценты яңа штаммны йоктырачак. «Бары тик генетик яктан инфекцияләргә бирешми торган кешеләр һәм ОРЗ эләктермәс өчен көчле иммунитетлары булган кешеләр генә авырмыйчак», — диде Мясников. Ул «омикрон»ны кискен респиратор авырулар рәтенә кертә.

Табиб фикеренчә, коронавирусның яңа штаммын йоктырган кешеләр өйдә калырга тиеш. Әгәр хастаханәгә барсалар, алар «дельта» штаммын эләктерергә мөмкин. «Шуңа күрә „омикрон“ белән авыручыларны өйдә изоляцияләргә кирәклеген аңлау бик мөһим. Мин дәваларга кирәк дип әйтмим, чөнки ОРЗ дәваланмый. Ике-өч көнгә изоляцияләү генә», — дип өстәде ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/72436/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X