Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көзге чакырылыш 1 ноябрьгә күчерелә

Көзге чакырылышның башлануын 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерү карары военкоматларның болай да эшләре күп булуы белән бәйле, дип хәбәр итте президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

«Хәзер военкоматлар өлешчә мобилизация сәбәпле бик нык йөкләнгән. Бу йөкләмәне арттырмас өчен, шундый карар кабул ителде. Ул мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар агымын җәелдерергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

Көзге чакырылыш турындагы Указны 30 сентябрь кцнне  Владимир Путин имзалады. Документтан күренгәнчә, 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә 18 дән 27 яшькә кадәрге 120 мең кеше чакырылачак.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/93363/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев