Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Кукмарада коточкыч фаҗигадә 1 кеше һәлак

Кукмара районында «УАЗ» йөртүчесе каршы яктан хәрәкәт итү юлына килеп чыккан фура белән бәрелешкәннән соң һәлак булган.

Авария Күкшел авылы янында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте 12 февральдә 04.40 сәгатьтә «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автоюлының 303 км + 600 м юлында Күкшел авылы янында була. 

Беренчел версия буенча,  Скания зур йөк машинасын йөртүче, Киров шәһәре ягыннан Нократ Аланы шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә юл кагыйдәләрен бозган, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан һәм каршы як юнәлештә хәрәкәт итүче УАЗ автомобиле белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында УАЗ автомобиленең 64 яшьлек йөртүчесе урында ук һәлак булган. Аның пассажиры хастаханәгә озатылган. Кемнеңдер юл хәрәкәте кагыйдәләренә битираф каравы кеше үлеменә китергән. 

Чыганак: https://shahrikazan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев