Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ләйлә Дәүләтова белән Яңа ел кичендә күңелсез хәл булган

Алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Яңа ел кичендә үзе белән күңелсез хәл булуы турында сөйли.

 Ул кыйбатлы телефонын югалткан. Дөресрәге, урлап киткәннәр. «Безнеке кешечә булмады инде. 31 декабрь көнне кичке 5тә мин телефонны югалттым, дөресрәге, урлаттым. Колхоз базарына җиләк-җимеш алырга дип биш минутка гына килгән идем. Бер секунд эчендә кесәгә кереп чыкканнар.   Иң соңгы модель, әле бер атна гына кулланган идем. Телефондагы бөтен номерлар, кирәкле смслар. Эх, йөрәгем өзелде.   Ләкин өйдә балам көтә, моңсуланырга ярамый, җитмәсә, юлга чыгарга чемоданнар җыелган.   Телефонны алып кайткач, нишләптер ошатмаган идем. Шундый матур, йөрәкләре янып тора торган, супер шәмәхә төстәге телефон. Эх, монысы кирәкми иде, акны аласы калган, бөтен киемнәрем ап-ак бит дип уйлаган идем. Аллаһы Тәгалә ишеткән дә, амин дигән.   Булганына сөенеп, шөкер итә белеп яшәргә язсын барыбызга да. Телефонны күрсәгез, сәлам әйтегез, яме. Мин инде аны ярата да башлаган идем», — дип уртаклаша Ләйлә Дәүләтова.

Чыганак:https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев