Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Махсус ковид йоктырган билгеле җырчы үлгән

Җырчы коронавирус белән авырганлыгы турындагы сертификат алу өчен вирусны махсус эләктергән.

Коронавируска каршы вакцина ясатырга теләмәгән чех җырчысы Ханка Хорка вирусны махсус йоктырып, шуның белән үзендә авыруга каршы иммунитет булдырырга теләгән. «Дейли Мейл» язганча, аңа 57 яшь булган, дип яза “Комсомольская правда”.

Кафе, ресторан, кеше күп йөри торган чараларга эләгү һәм сәяхәт итәр өчен прививка ясату турындагы сертификат кирәк. Әмма ковид белән авырсаң, антитәнчекләр барлыкка килә һәм вакцина ясатмыйча да була дип, җырчы да шул юлны сайлаган. Прививка ясатып та коронавирус белән авырган улы һәм иреннән ул вирус эләктерергә тырышкан.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/makhsus-kovid-yoktyrgan-bilgele-yrchy-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев