Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәгариф министрлыгы Белем бәйрәмен 2 сентябрьгә күчермәскә киңәш итте

Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә (ул быел якшәмбегә туры килә) үткәрергә киңәш иткән. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, ә без шундый киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшләячәк укытучыларга ял бирәчәкләр. «Әлбәттә, аннары бер көн ял бирәчәкбез. Бу мәсьәләне дә белем бирү оешмасы хәл итә», - дип искәртте ул.

 

«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», - дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры.

  • Әлеге бәйрәмне совет заманында билгеләп үтә башладылар. Ул рәсми төстә Белем көне буларак 1984 елда СССР Югары Советы Президиумының «1 сентябрьне бөтенхалык бәйрәме – Белем көне дип игълан итү турында»гы Указы белән гамәлгә куелды.

Фото: архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X