Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе башланды

Татарстанда ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе башланды. Аз керемле, күпбалалы, балаларны тәрбиягә алган, авыр хәлдә калган гаиләләргә, авыру балаларга күрсәтелә бу ярдәм.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әйтүенчә, республикада 1 сентябрьдә 1413 белем бирү учреждениесе мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ача. Татарстанда 9 яңа мәктәп эшли башлый. Алар Чаллы, Әлмәт, Саба, Кукмара, Яшел Үзәндә урнашкан. Түбән Кама һәм Биектауда 2 шәр мәктәп ачыла. Яңа уку йортларында 7300 бала белем алачак.

Быел Татарстанда беренче сыйныфка 55300 бала укырга керә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, әти-әниләре мәктәпкә тулысынча әзерли алмаган балаларның барсына да игътибар бирелә.

– Узган ел аларның саны 15 меңнән артык булды. Күпбалалы гаиләләргә дә ярдәм итәбез. Былтыр андыйлар 5 меңгә якын иде. Аларга мәктәп формасы алырга булыштык. Шулай ук быел Донецк һәм Луганск республикаларыннан килгән 300дән артык баланы да мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкбез, – диде министр урынбасары.

Бу эштә теләгән һәр кеше катнаша ала. Казанда яшәүче Азалия Вәлиева да балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар алып килгән.

– Исемлектә булган барлык әйберне диярлек алып килдем. Монда дәфтәр, карандаш, каләм кебек уку кирәк-яраклары. Мохтаҗ балаларга ярдәм итүне үземнең бурычым дип саныйм, чөнки кайчандыр үземә дә авырлыклар күрергә туры килде. Ул чакта бу акция әле башланып кына килә иде. Безгә бик нык булыштылар. Әле дә хәтерлим, иң бәхетле көннәремнең берсе иде ул, – ди Азалия.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе Татарстанда 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88795/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев