Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мөслимдә, Теләчегә караганда, күбрәк үләләр, яки кайсы районнарда үлемнәр бик күп?

Татарстанда шәһәр һәм муниципаль округларда, халык саны буенча бертөрле шәһәр-районнар чагыштырылып, үлем күрсәткечләренә анализ ясалган. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлем күрсәткечләре югары булган районнарны атады.

Казанда үлем күрсәткече Чаллыга караганда 11 процентка югары. Лениногорскида үлем, Түбән Кама белән чагыштырганда, 35 процентка күбрәк булган. 

«Буа һәм Питрәчтә үлем күрсәткечләрендә аерма 42 процент. Халкы 30 меңнән кимрәк районнар арасында иң зур үлем күрсәткечләре Мөслим, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарында. Әйтик, Мөслим районында үлем күрсәткече, Теләче районына караганда, 35 процентка артык», — дип белдерде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Министр һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте.

Үлем очраклары исемлегендә беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. Мондый авырулар 36,5 процент кешенең үлеменә сәбәпче булган. Икенче урында — коронавирус һәм ковидка охшаш авырулар (18,1 процент), өченче урында — яман шештән үлем (11,3 процент).

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев