Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Путин күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләренә хөкүмәт тарафыннан игътибарны арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләр өчен бирелә торган участокларны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү чараларын кайгыртырга кушты.

– Россия Хөкүмәтенә субъектларның башкарма хөкүмәт органнары белән берлектә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура (инженер, коммуналь, социаль) белән тәэмин итү мәсьәләсен карарга, – диелә Кремльнең матбугат үзәге хәбәрендә.
Әлеге йөкләмә 2022 елның 1 июленә кадәр үтәлергә тиеш. Аның үтәлеше өчен җаваплы кеше итеп Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин билгеләнгән.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев