Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рәсим Низамов: «Концертларны туктату яклы түгелмен»

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов бүгенге вәзгыять аркасында концертларны туктату-туктатмау турындагы фикере белән уртаклашты.

“Концертлар турында “нигә кирәк ул?”, “җырлый торган вакытмени?”, “болай да авыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит концерт, җыр беркайчан да тукталмаган. Сугыш чорында да артистлар фронтка барып җырлаган. Бүген бит әле андый халәт түгел, Аллаһка шөкер. Концертларны туктатырга кирәк дип санамыйм, чөнки кеше җыр белән дә юанырга тиеш дип саныйм. Җыр – кешенең юанычы, таянычы. Әлбәттә, сүз дә юк, ирен яки улын анда озаткан кешенең җыр тыңлыйсы килмидер. Ләкин тормыш бит дәвам итә. Концертларны туктату яклы түгелмен. Үзем өчен әйтмим. Тамашачы, халык өчен әйтәм. Аллаһы боерса, бар да әйбәт булыр. Безнең халык кайгыда да, шатлыкта да җыр белән юанган. Алга таба бар да әйбәт булсын, дигән өмет белән җырлап яшәргә язсын дип телим”, - диде Рәсим Низамов. 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rsim-nizamov-kontsertlarny-tuktatu-yakly-tgelmen

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев