Теләче Информ

Теләче районы

В республике

РИШВӘТ АЛУ ҺӘМ БИРҮ ӨЧЕН ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ

Ришвәт – ришвәт бирүче мәнфәгатьләрендә вазыйфаи затның хезмәт бурычларын үтәү нигезендә башкарырга тиешле гамәлен кылган (яисә киресенчә, гамәл кылмаган) өчен әлеге зат тарафыннан кабул итеп алына торган матди кыйммәтләр (предметлар яисә акча) яки нинди дә булса файда яки хезмәтләр күрсәтү. Дәүләт хезмәткәре (муниципаль хезмәткәр) тарафыннан ришвәт алу һәм бирү коррупция күренешләренең берсе булып тора.

Ришвәт алу һәм бирү өчен җинаять җаваплылыгы һәм юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү өчен административ җаваплылык чаралары турында

Ришвәт термины барыннан элек дәүләт хезмәткәрен (муниципаль хезмәткәрне) сатып алуны аңлату өчен кулланыла, чөнки коммерция структурасына караган хезмәткәрне сатып алуны аңлату өчен Коммерциячел сатып алу терминын куллану гадәктә кергән.

Халыкара эш тәҗрибәсенә ясалган анализ күрсәткәнчә, бүгенге көндә ришвәтне алу һәм бирү өчен генә түгел, ә ришвәтне вәгъдә һәм тәкъдим иткән, шулай ук ришвәт бирү турында гозер һәм аны бирергә ризалык өчен дә җинаять җаваплылыгы чаралары кулланыла торган алым киң таралган. Тиешле нигезләмәләр "коррупциягә каршы конвенцияләр"дә һәм берничә чит илнең илкүләм законнарында беркетелгән.

Россия Федерациясе өчен 2007 елның 1 фераленнән гамәлгә кергән 1991 елның 27 гыйнварындагы Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында Европа Советы Конвенциясенең 3 статьясы нигезендә, Россия нинди дә булса гавами вазыйфаи затларның үзләре яисә теләсә кайсы бүтән зат өчен нинди дә булса законсыз өстенлекне турыдан-туры яисә кыеклатып белә торып сорап алуын, яки мондый өстенлекне тәкъдим итүне яки вәгъдә итүне кабул итүен, әлеге вазыйфаи зат үзенең вазыйфаларын гамәлгә ашырганда әлеге гамәлләрне кылсын яисә кылудан саклансын өчен, җинаятьчел хокук бозу сыйфатында тану йөкләмәсен үз өстенә алган.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә концептуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр "Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2011 елның 4 маендагы 97-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 97-ФЗ номерлы федераль закон) белән Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелде.

Россия Федерациясе Җинаять кодексына (алга таба – РФ ҖК) кертелгән, 2011 елның 17 маенда гамәлгә кергән үзгәрешләр күздә тотканча, коммерциячел сатып алу, ришвәт бирү, ришвәт алу һәм ришвәтчелек эшендә арадашчылык итү өчен коммерциячел сатып алу яисә ришвәт суммасының 100гә тапкырланган күләменә кадәр, ләкин 500 миллион сумнан артык булмаган дәрәҗәдә штрафлар билгеләнә, бу исә коррупциячел юнәлешле җинаять өчен төп санкция төре булып тора.

РФ ҖК яңа "Ришвәтчелеккә арадашчылык итү" 291.1 статьясы кертелде. Ришвәтне турыдан-туры тапшырудан тыш, арадашчылык итү ришвәт бирүче һәм (яки) ришвәт алучы белән ике арада килешенгәнлеккә ирешүгә ярдәм итүдән яисә мондый килешүне тормышка ашырудан гыйбарәт булырга мөмкин.

РФ ҖК 291.1 ст. 5 өлешендә ришвәтчелеккә арадашчылык итүне вәгъдә яисә тәкъдим иткән өчен җаваплылык билгеләнгән. РФ ҖК 291.1 статьясындагы бишенче һәм беренче өлешләрдә каралган санкцияләр күрсәткәнчә, ришвәтне вәгъдә итү яисә ришвәтчелеккә арадашчылык итүне тәкъдим итү законнарда арадашчылыкның үзенә караганда аеруча куркыныч буларак таныла.

291.1 статья. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү

Ришвәтчелеккә арадашчылык итү, ягъни ришвәт бирүче яисә ришвәт алучы йөкләмәсе буенча ришвәтне турыдан-туры бирү яисә ришвәт бирүчегә һәм (яисә) ришвәт алучыга алар арасында ришвәт алу һәм бирү турында килешүгә ирешүдә яисә аны тормышка ашыруда шактый күләмдә башкача ярдәм итү, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфалар биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының егермедән кырыкка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының егермегә тапкырланган күләмендәге штраф белән биш елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

 

2. Белә торып законсыз гамәлләрне кылган (гамәлне кылмаган) өчен яисә затның үзенең хезмәт хәленнән файдаланып ришвәтчелеккә арадашчылык итүе, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының утыздан алтмышка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының утызга тапкырланган күләмендәге штраф белән өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

3. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү:
а) алдан сүз берләшеп затлар төркеме яисә оешкан төркем белән башкарганда;
б) зур күләмдә башкарылганда, -

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының алтмыштан сиксәнгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының алтмышка тапкырланган күләмендәге штраф белән җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

4. Ришвәтчелеккә арадашчылык итүнең аеруча зур күләмдә башкарылган очрагы, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының җитмештән туксанга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының җитмешкә тапкырланган күләмендәге штраф белән җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

5. Ришвәтчелеккә арадашчылык итәргә вәгъдә итү яисә тәкъдим ясау, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының унбиштән җитмешкә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, егерме биш мең сумнан биш йөз миллион сумга кадәр күләмдәге штраф белән яки ришвәт суммасының уннан алып алтмышка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән, җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

Искәрмә: Әгәр ришвәтчелеккә арадашчылык итүче булып торган зат җинаять кылганнан соң җинаятьне ачарга һәм (яисә) чикләүгә актив рәвештә булышса һәм җинаять эшен кузгатырга хокуклы булган органга ришвәтчелеккә арадашчылык итү турында үз ихтыяры белән хәбәр итсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Коммерциячел сатып алу һәм "башка төр мөлкәти хокуклар бирү" хисабына ришвәт предметының эчтәлеге киңәйтелә. Моннан тыш, РФ ҖК 204, 290, 291 статьяларына авырайта торган яңа шартлар өстәлгән, ришвәт күләменә карап җаваплылык дәрәҗәсе дифференциацияләнә. Ришвәт суммасы, кагыйдә буларак, файдаланыла торган вәкаләтләрнең әһәмиятенә һәм кабул ителә торган карарның холкына пропорциональ була.

 

290 статья. Ришвәт алу.

 

Әгәр мондый гамәл кылу (гамәл кылмау) вазыйфаи затның хезмәт вәкаләтләренә кергән очракта яисә ул вазыйфасы буенча мондый гамәл кылуга (гамәл кылмауга) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган очракта, вазыйфаи затның шәхсән үзе, чит ил вазыйфаи затының яисә гавами халыкара оешмасының вазыйфаи затының яки арадашчы аркылы ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим итә торган затлар файдасына гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт яисә мөлкәти характердагы байлыклар кебек ришвәт алуы өчен, шулай ук гомуми яклау яки хезмәт урыны буенча ирек куючылык өчен, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфалар биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының егерме биштән алып иллегә тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының егермегә тапкырланган күләмендә штраф белән өч елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

2. Вазыйфаи затның, чит ил вазыйфаи затының яки гавами халыкара оешмасы вазыфаи затының шактый күләмдә ришвәт алуы, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының утыздан алтмышка кадәр күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының утызга тапкырланган күләмендәге штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

3. Вазыйфаи затның, чит ил вазыйфаи затының яки гавами халыкара оешмасы вазыфаи затының законсыз гамәл кылган (гамәл кылмаган) өчен ришвәт алуы, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының кырыктан җитмешкә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының кырыкка тапкырланган күләмендәге штраф белән өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

4. Әлеге статьяның беренче-өченче өлешләрендә каралган, Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасын яисә Россия Федерациясе субъекты дәүләт вазыйфасын биләүче зат, шулай ук җирле үзидарә органы башлыгы тарафыннан кылынган гамәлләр, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының алтмыштан сиксәнгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының иллегә тапкырланган күләмендәге штраф белән биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

5. Әлеге статьяның беренче, өченче, дүртенче өлешләрендә каралган гамәлләр, әгәр алар:

а) бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп яисә оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган булса;

Реклама

б) ришвәт таләп итеп кылынган булса;
в) зур күләмдә кылынган булса, –

ришвәт суммасының җитмештән туксанга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителеп, җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп һәм ел елга кадәр билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәтнең алтмышка тапкырланган күләмендәге штраф белән җәзага тартыла.

6. Әлеге статьяның бишенче өлешендәге беренче, өченче, дүртенче өлешләрдә һәм "а" һәм "б" пунктларда каралган, аеруча зур күләмдә кылынган гамәлләр, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының сиксәннән йөзгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының җитмешкә тапкырланган күләмендәге штраф белән сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

Искәрмәләр: 1. Бу Кодексның әлеге статьясында, 291 һәм 291.1 статьяларында ришвәтнең шактый күләме дигәндә суммасы, хакы егерме биш мең сумнан артып китә торган акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр, башка төрле мөлкәти хокуклар, зур күләмдәге ришвәт дигәндә – суммасы, бәясе йөз илле мең сумнан артып китә торган, аеруча зур күләмдәге ришвәт дигәндә – бер миллион сумнан артып китә торган акча, хак аңлашыла.

291 статья. Ришвәт бирү

Вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына шәхсән яисә арадашчы аша ришвәт бирү, –

ришвәтнең унбиштән утызга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән, яисә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр белән, яисә ришвәт суммасының унга тапкырланган күләмендәге штраф белән ике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

2. Вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына шәхсән яисә арадашчы аша шактый күләмдә ришвәт бирү, –

ришвәт суммасының егермедән кырыкка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының унбишкә тапкырланган күләмендәге штраф белән өч елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

3. Вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына шәхсән яисә арадашчы аша законсыз гамәл кылган (гамәл кылмаган) өчен ришвәт бирү, –

ришвәт суммасының утыздан алтмышка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының утызга тапкырланган күләмендәге штраф белән, сигез елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

РФ Югары суды Пленумының "Ришвәтчелек турында һәм башка төрле коррупциячел җинаятьләр турында эшләр буенча суд тәҗрибәсе хакында" 2013 елның 9 июлендәге 24 номерлы карары


Халыкара бергәлек, коррупцияне кисәтү һәм тамырдан корыту өчен нәтиҗәле чаралар булдырырга омтылып, берничә документ кабул итте: Берләштерелгән Милләтләр Оешмасы конвенциясе (мисал өчен, Коррупциягә каршы конвенция), Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясе, Халыкара коммерциячел алыш-бирешләрне гамәлгә ашырганда чит ил вазыйфаи затларын сатып алуга каршы көрәш буенча конвенция һ.б. шулар исәбенә керә.

Әлеге документларда билгеләнгәнчә, коррупция барлык илләргә дә кагыла торган транс-илкүләм күренешкә әверелде. Коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең әһәмиятле булуы шуның белән аңлатыла да.

Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәшнең хокукый нигезен Россия Федерациясе Конституциясе, гомумтанылган принциплар һәм халыкара хокук нормалары, Россия Федерациясе халыкара шартнамәләре, "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон, "Җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (акча үзләштерүгә) һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында" 2001 елның 7 августындагы 115-ФЗ номерлы федераль закон һәм коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән башка норматив хокукый актлар тәшкил итә.

Коррупциягә каршы көрәштә җинаять-хокук тәэминаты максатларында һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясе Җинаять кодексында коррупциячел җинаятьләрне кылган өчен җаваплылык билгеләнә. Алар арасында аеруча киң таралганы һәм куркынычы булып ришвәтчелек тора. Ул дәүләт хакимияте нигезләренә зыян сала, дәүләти һәм муниципаль органнарның һәм учреждениеләрнең нормаль идарә эшчәнлегенә хилафлык китерә, аларның абруен төшерә, гражаннарның хокукый аңын деформацияли, аларда шәхси һәм коллектив мәнфәгатьләрне вазыйфаи затларны сатып алу юлы белән канәгатьләндерү мөмкинлеге турында күзаллау барлыкка китерә, конкуренциягә каршылык тудыра, икътисадый үсешне катлауландыра.

Ришвәтчелек һәм башка төр коррупциячел җинаятьләр турындагы эшләр буенча мәхкәмә эше суд хакимиятенең бәйсез булуы, якларның бәхәсләшә алуы һәм тигез хокуклы булуы принципларына нигезләнеп, кешенең хокукларын һәм ирекләрен саклап, җинаять һәм җинаять-процессуаль законнардагы таләпләрне катгый үтәп гамәлгә ашырылырга тиеш.

Чыганак: https://gtn.tatarstan.ru/tat/pamyatka-ob-ugolovnoy-otvetstvennosti-za-polucheni.htm

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев