Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия юлларында шакмаклы светофорлар урнаштырачаклар

Аларның лампасы кызыл, сары һәм яшел төсләр өлешен тулысынча алып торачак.

Россия юлларында тизйөрешле турбо-юл чатлары һәм шакмак секцияле светофорлар барлыкка килергә мөмкин. Алар түгәрәк светофорларны алмаштырачак. Алар беренчел илкүләм стандартка кертелер дип планлаштырыла. Бу хакта “Известия” яза.

Росстандарт каршындагы “Уңайлы юл” техник проект комитеты җитәкчесе Александр Шумский сүзләренчә, тизйөрешле турбо-юл чатларына махсус билге ясалачак. Ул машина йөртүчегә боҗра буйлап хәрәкәт иткәндә иң уңайлы юлны күрсәтәчәк.

Мондый беренче юл чаты быел Мәскәүдә барлыкка килергә мөмкин. “Бу яңалык юлларда аварияләр санын киметергә ярдәм итәчәк”, - дип яза басма.

 

Шулай ук “Известия” мәгълүматлары буенча юлларда шакмак формадагы светофорлар да куярга мөмкиннәр. Аларның лампасы кызыл, сары һәм яшел төсләр өлешен тулысынча алып торачак.

  • Казанда Пушкин һәм Сәлимҗанов, Татарстан һәм Сул як Болак урамнары киселешендә вафлисыман юл билгесе барлыкка килде. “Вафельница”ны “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында шәһәрдә беренче тапкыр ясадылар.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X